news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы – 2026» бәйгесе ярымфиналында милли аш-су осталыгы этабы узды

«Татар кызы – 2026» бәйгесе ярымфиналында милли аш-су осталыгы этабы узды

Дөньякүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы кысаларында катнашучылар Казанның «Туган авылым» милли-туристик комплексында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов белән очрашудан башланды. Әңгәмә барышында татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицион көнкүрешне саклау, аларны яшь буынга җиткерү турында сүз барды.

Соңыннан катнашучылар өчен милли аш-су осталыгы буенча сынау узды. Аның төп биреме — камыр басып, токмач кисү.

Сынау алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кызлар өчен остаханә үткәрде, токмач кисүнең төп алымнарын һәм нечкәлекләрен күрсәтте.

Катнашучыларның пөхтәлеге, җитезлеге, эшне дөрес оештыра белүе һәм милли аш-су традицияләрен белүе бәяләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot