Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар кызы – 2026» бәйгесе финалистлары Төрекмәнстанга юл тотты
«Татар кызы – 2026» халыкара конкурсы финалистлары Төрекмәнстанга юл тотты. Анда бәйгедә катнашучылар өчен елның төп вакыйгасына әзерлекнең хәлиткеч этабы башлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Финал 7-8 октябрьдә «Аваза» милли туристик зонасында узачак. Хәзер кызларны тыгыз график көтә. Алар репетицияләрдә, мәдәни чараларда катнашачак, сәхнә киңлеге белән танышачак һәм режиссер белән эшләячәк.
Искәртеп үтәбез, финалга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 12 кыз узды. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Киров, Ленинград, Мәскәү, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре җиңүчеләре, шулай ук Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм кабул итүче як — Төрекмәнстан вәкилләре бар.
«Татар кызы» бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм рухи мирасны саклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрә. Җиңүче таҗын йөртү хокукын алу өчен кызлар берничә дисциплинада көч сынашачак. Алар туган телне, тарихны, гореф-гадәтләрне һәм кулинария сәнгатен белүләрен күрсәтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз