Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар кызы-2025» бәйгесе кастингына гаризалар 16 июньгә кадәр кабул ителә
«Татар кызы-2025» бәйгесе кастингына гаризалар 2025 елның 16 июненә кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналы хәбәр итә.
Кызларның татар телен белүе; 18-27 яшьтә булуы; Россия территориясендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәве мәҗбүри таләп булып тора.
20-21 июньдә Мәскәүдә «Татар кызы – 2025» Халыкара бәйгесенең төбәк сайлап алу тур-кастингы узачак.
Финалга чыккан кыз «Татар кызы–2025» Халыкара бәйгесенең ярымфиналында Мәскәү төбәген тәкъдим итәчәк.
Гаризалар һәм анкеталарны түбәндәге сылтама буенча җибәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз