news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызы-2018" Халыкара конкурсының финалы узачак урыны һәм көне үзгәртелде

Моңа кадәр оештыручылар бәйгенең финал өлеше 6 октябрь көнне үткәреләчәк дип игълан иткән иде.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018" гүзәллек һәм зирәклек Халыкара конкурсының финал өлеше 16 ноябрьгә билгеләнгән. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр ителә.
 
Конкурсның финал өлеше 6 октябрь көнне "Татнефть Арена" Боз сараенда булырга тиеш иде. Ләкин ул кичектерелде. 
 
"Татар кызы-2018" исеменә лаек булучыны ноябрьнең өченче җомгасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә ачыклаячаклар. 
 
Финалда Литва, Австрия, Казахстан, Мәскәү шәһәре, Удмуртия Республикасы, Чиләбе, Оренбург, Ульяновск, Свердловск, Красноярск, Киров, Әстерхан, Ленинград өлкәләреннән туташлар катнашачак. Татарстанны Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова тәкъдим итә. ⠀⠀⠀
 
  • Узган ел Уфада үткән "Татар кызы" конкурсында әлеге титулга Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булган иде. Аның җиңүе ярышның финалын Казанда үткәрү хокукы бирде.
  • Быел "Татар кызы" бәйгесе халыкара статус алды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100