Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар кызы -2018” финалчылары өчен Мәскәүдә сөйләм осталыгы буенча мастер-класс булды
Мәскәү буенча региональ конкурсның финалы 7 июльдә “Красная Пресня” паркында Сабан туенда узачак.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Татар кызы -2018” Халыкара конкурсының Мәскәү региональ туры финалчылары өчен сөйләм сәнгате һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класс булды. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызлар өчен мастер-классны “OSTA TATAR” проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында әдәби-музыкаль программаның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина һәм “OSTA TATAR” проектының PR-директоры Рәмзия Шакирова үткәрде.
Телетапшырулар алып баручы Казанда халыкара конкурсның финалына әзерләнә башлау өчен киңәшләр бирде, кеше алдында чыгыш ясаганда борчылуны җиңү, сөйләм техникасы, ишарә һәм йөз хәрәкәтләре һ.б. турында сөйләде. Шулай ук иҗади конкурс буенча шәхси дәресләр дә үткәрде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Якын арада вәкиллек сайтында һәм социаль челтәрләрдә җиңүчене билгеләү өчен электрон тавыш бирү мөмкин булачак.
- Мәскәү буенча региональ конкурсның финалы 7 июльдә “Красная Пресня” паркында Сабан туенда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз