news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызы-2018”дә катнашучылар кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте

Казанда халыкара бәйгенең ярымфиналы бара.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018” матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә катнашучылар кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте. Казанда "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең ярымфиналы үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
  • Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 29 кыз катнаша. Сайлап алу туры Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында 31 июль көнне башланды.  

Кичә, 1 август көнне, “Татар кызы-2018” исеме өчен көч сынашучы кызлар Иске Татар бистәсендә кул эшләре, аш-су бәйгесендә катнашты. Кызлар калфак чикте, каз  каурыйларыннан май канаты ясау серләренә төшенде. Соңрак камыр басып, токмач кисү бәйгесе үтте.
 
Шулай ук кызлар өчен кичә шәһәр татарлары стилендә фотосессия уздырылган. Соңрак “Татар кызы-2018” конкурсантлары VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары белән очрашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100