news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген, 18 сәгать 30 минутта, Филармония концертлар залында, “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесенең финал өлеше уза. Бәйгене “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Конкурс өч этапка бүлеп үткәрелә. Беренче этап Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстан районнарын зоналарга туплап, сайлау турларын уздырудан гыйбарәт. Бәйгедә 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрвәр татар кызлары катнаша. Татарстанда сайлап алу этаплары Арча, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә узды. Финалга Арча, Балтач, Кама Тамагы, Актаныш, Саба, Лаеш, Апас, Теләче районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 12 кыз сайлап алынды.

Бәйгенең максаты - татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.

Конкурсның оештыручысы: Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар кызы” республика иҗтимагый фонды.

Турыдан-туры трансляцияне карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/229/

news_right_1
news_right_2
news_bot