news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар кызы-2018" бәйгесе финалына узучылар мәгълүм

Казанда матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфинал өлеше үткәрелде.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашучылар билгеле. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфиналы Казанда үткәрелде. Кызлар үзләренең белемнәрен, кул эшләренә осталыкларын күрсәтте. 
 
Жюри карары буенча, "Татар кызы-2018" исеме өчен Ленинград өлкәсе, Екатеринбург, Чиләбе, Ижевск, Ульяновск, Оренбург, Красноярск, Мәскәү, Литва һәм Австриядән туташлар көч сынашачак. Шулай ук финалда Татарстан вәкиле Гүзәл Габдрахманова да республика данын яклаячак. 
 
Конкурсның финалы октябрь аенда Казанда үткәреләчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot