news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар кызы - 2017" номинацияләрендә җиңүчеләр - исемлек
Һәр финалистка махсус исем, истәлекле бүләкләр бирелде.
Скопировать ссылку
(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесе финалында 12 кыз ярышты, аларның һәрберсенә төрле номинацияләрдә җиңүче исеме бирелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Татар кызы - 2017" титулын Татарстан Республикасы вәкиле Гөлназ Гатина алды. Моннан тыш, Гөлназга "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде.
"Иң нәзәкатьле кыз" номинациясендә җиңүче - Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова.
"Иң илһамлы кыз" - Башкортстан Республикасыннан Регина Равилова.
"Иң тырыш кыз" - Кырым Республикасыннан Сеит-Әблаева Адэль.
"Иң назлы кыз" - Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Сәлташева.
"Иң сәләтле кыз" - Мәскәүдән Диана Аверина.
"Иң зирәк кыз" - Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова.
"Иң нәфис кыз" - Удмуртия Республикасыннан Назлыгөл Насыйрова.
"Иң сокландыргыч кыз" - Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова.
"Иң мөлаем кыз" - Ульяновск өлкәсеннән Алсу Халимдарова.
"Иң гүзәл кыз" - Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова.
"Иң җитез кыз" - Казахстаннан Розалия Исхакова.
Кызларга Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре осталарының кул эшләнмәләре, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән планшетлар, Чиләбенең татар конгрессыннан җылы юрганнар һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, берничә кыз махсус бүләкләргә лаек булды. Womans Day журналының махсус призы Динара Искәндәровага бирелде. "Татар телен иң яхшы белүче" дип Назлыгөл Насыйрова табылды. "Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы" - Регина Равилова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2