Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар кызы-2016” җиңүчесе Чиләбедән “Лада Priora”да кайтып китәчәк
Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана
(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Чиләбе өлкәсендә танылу алган “Татар кызы-2016” матурлык һәм сәләт бәйгесе быел халыкара масштабта узачак. Аның ярымфинал өлешенә 22 кыз, финалга исә 14 кыз чыккан. Төп җиңүчене билгеләү 3 сентябрьдә Чиләбенең "Трактор" аренасында билгеләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров матбугат очрашуында белдерде.
Алтын йөгертелгән таҗ өчен ярышучылар арасында Татарстан вәкиле Эльвина Нәҗиповадан тыш, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Крым Республикалары, Пермь, Ставрополь крайлары, Мәскәү һәм Латвия, Казахстан чибәрләре бар. Күчеп йөрүче таҗдан тыш, бәйге җиңүчесенә “Лада Priora” машинасы бүләк ителәчәк.
Конкурста катнашырга заявка бирүчеләр арасында Үзбәкстан, Төркия, Венгрия, Кыргызстан вәкилләре дә бар. Әмма алар ярымшиналга чыкмаган. Шулай да әлеге илләрдән бәйгедә катнашкан татар кызлары финалга кунак буларак чакырулы.

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Татар кызы” Бөтенроссия конкурсы оештыру комитеты рәисе Лена Колесникова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, бәйгенең бюджеты 10 млн сумнан артып китә. Монда Татарстан, Чиләбе бюджетыннан тыш, иганәчеләр өлеше дә бар.
Финал өлеше Чиләбенең 7 мең кеше сыйдырышлы боз сараенда узачак. Гадәттәгечә, оештыручылар тамашачыларны бу юлы да шаккатырырга ниятли. Алтынчы тапкыр уздырылган бәйгенең финал өлешендә спорт ярышлары моңа кадәр булмаса, хәзер тамашачылар катнашучыларның бу сәләтен дә күзәтә алачак. “Советлар Союзында да, Россиядә дә татар милләтеннән булган спортчылар бик күп. Икенчедән, Россия спорт державасы һәм быел Олимпия уеннарында да без үз спортчыларыбыз өчен җан аттык. Россиянең бердәм, көчле ил икәнен тагын бер кат билгеләп, спортның сугышлар, ниндидер киртәләр өчен мәйдан булмавын күрсәтәсебез килә”, - диде Лена Колесникова.

Конкурс быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шуңа да финалда кызлар җыр һәм биюгә сәләтләрен күрсәтеп калмыйча, бөек шагыйрьнең шигырьләрен дә сәхнәдән яңгыратачак.
Моңа кадәр Чиләбе өлкәсендә генә уздырылган “Татар кызы” конкурсы моннан соң күчеп йөриячәге дә мәгълүм булды. 2017 елда, мисал өчен, бәйгене Башкортстанда үткәрергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз