news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызы - 2016" бәйгесендә Башкортстан кызы Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды

"Татар кызы-2016” матурлык һәм сәләт бәйгесе быел халыкара масштабта үткәрелде

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбедә үткән “Татар кызы – 2016” бәйгесендә Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды. Бәйгене Чиләбенең “1 өлкә” каналы туры эфирда трансляцияләде.

Эдельвейс Ихсанова “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында: “Минем татар телен үстерәсем, аны таратасым килә. Безнең татар кызларына карап, үрнәк алсыннар иде, яшьләр телне онытмасын, кешеләр татарча аралашсын иде. Үзем аша телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә”, - дигән иде. Ул шулай ук республика финалына үтүенең дә очраклы хәл булуын әйтте.

Ихсанова Эдельвейс Альберт кызына 18 яшь, ул Башкортстанның Федоров районы Юрматы авылында туган. Салават медицина колледжында “хирург” белгечлегенә укый.

Чиләбе өлкәсендә танылу алган “Татар кызы-2016” матурлык һәм сәләт бәйгесе 2011 елдан регионара дәрәҗәдә үткәрелә. Быел ул халыкара масштабта узды. Аның ярымфинал өлешенә 22, финалга исә 14 кыз чыкты. Алтын йөгертелгән таҗ өчен ярышучылар арасында Татарстан, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Крым Республикалары, Пермь, Ставрополь крайлары, Мәскәү һәм Латвия, Казахстан чибәрләре бар. Күчеп йөрүче таҗдан тыш, бәйге җиңүчесенә быел махсус приз - “Лада Priora” машинасы бүләк ителәчәге алдан ук игълан ителгән иде.

Киләсе елда бәйге Башкортстанда үткәреләчәк.

Татарстан вәкиле Эльвина Нәҗипова “Иң камил кыз” дип табылды.  Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре бәйгедән соң Эльвина белән төшкән фотоны социаль челтәрдәге аккаунтларына урнаштырганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100