news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы-2015» конкурсының беренче этабы башлана

Конкурс, татар теленә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксыну тудыру максатыннан, үткәрелә

  (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Ульяновскида февраль башында «Татар кызы-2015» матурлык һәм талант конкурсында катнашу өчен кастинг башланган иде. 1 мартта кызлар беренче репетициядә һәм фотосессиядә катнаша.

«Татар кызы-2015» конкурсы, татар теленә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксыну тудыру максатыннан, үткәрелә. Конкурс программасының әзерлек өлеше милли костюмнарда дефиле, риторикага өйрәнү, татар теле өлкәсендә белемнәрне яхшырту һәм иҗади номерларга әзерлектән тора. Оештыручылар ай буе катнашучыларны сайлау белән мәшгуль булды. Гүзәл кызлар төп бүләк – чәшке тун өчен көч сынашачак. Финал шоу-тамаша 4 апрельдә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot