Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Быел бәйгенең гран-при иясе ачыкланмады.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады.
«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде.
ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. «Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Барысы да әзерлекле. Моның өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәбез», — диде Кадрия Идрисова.
Бәйгедә барлыгы 6-7 яшьлек 144 бала катнашты. Финалда 6 кыз, 7 малай көч сынашты. Һәр балага мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм велосипед тапшырдылар.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Татар кызчыгы — 2021»:
Хәбибрахманова Мәдинә (Идел буе районының 194 нче балалар бакчасы) — «Һөнәрле кыз»
Камалиева Галия (Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы) — «Максатчан кыз»
Сафиуллина Зәлия (Киров районының 134 нче балалар бакчасы) — «Мәрхәмәтле кыз»
Гарипова Камилә (Совет районының 399 нчы балалар бакчасы) — «Булдыклы кыз»
Ихсанова Әминә (Совет районының 109 нчы балалар бакчасы) — «Әдәпле кыз»
Сафиуллина Асилә (Яңа Савин районының 405 балалар бакчасы) — «Сәләтле кыз»
«Татар малае — 2021»:
Нәбиуллин Самат (Идел буе районының 379 нчы балалар бакчасы) — «Тыйнак егет»
Мостафин Ризван (Мәскәү районының 395 нче балалар бакчасы) — «Ихлас егет»
Җәмәлетдинов Радель (Киров районының 122 нче балалар бакчасы) — «Сабыр егет»
Васильев Ансар (Совет районының 206 нчы балалар бакчасы) — «Инсафлы егет»
Сафин Данис (Совет районының 135 нче балалар бакчасы) — «Кызыксынучан егет»
Ризванов Гайсә (Совет районының 167 нче балалар бакчасы) — «Тырыш егет»
Җиһаншин Марат (Яңа Савин районының 208 нче балалар бакчасы) — «Җитез егет».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз