news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар кызчыгы – 2019", "Татар малае – 2019" бәйгеләренең җиңүчеләре билгеле

Быел “Ак калфак” оешмасы тарафыннан икенче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесе уздырылды.

"Татар кызчыгы – 2019", "Татар малае – 2019" бәйгеләренең җиңүчеләре билгеле
Абдул Фархан

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Татар кызчыгы – 2019" һәм "Татар малае – 2019" бәйгеләренең йомгаклау этабында җиңүчеләр билгеле булды. Әлеге чара Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.

Бу бәйгедә Казан шәһәренең балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек балалар катнашты. Быел ул Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова тарафыннан икенче тапкыр оештырылды. Бәйгене карарга II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучылар килде.

"Татар кызчыгы - 2019" һәм "Татар малае - 2019" бәйгеләрендә Казаннан 150 бала катнашты. Йомгаклау этабында 16 бала җиңү өчен көрәште. Катнашучыларга төрле сынаулар үтәргә туры килде. Малайлар кармак белән балык тотты, кызлар йомгакка җеп чолгады.

Балалар җырлады да, биеде дә, шигырь һәм театраль күренешләр дә булды. Бу бәйгенең йомгаклау этабына хәтле икенче тапкыр барып җиткән Миргаязов Аслан, узган елдагыча, чыгышын "Әлхәм" сүрәсен укып башлады. 7 яшьлек Андрей Данилов баянда да уйнады, җырлап, биеп тә күрсәтте.

Кызларга әлеге бәйге кысаларында "Тәмле булсын" ресторанында пилмән бөгәргә өйрәткәннәр. Катнашучының әнисенең сүзләренчә, кызы хәзер өйдә көн дә пилмән ясый, хәтта, камырын үзе баса. "Бу бәйгедә балалар яңа һөнәрләргә өйрәнә, бер берсе белән аралаша, яңа дуслар таба", - диде Мәликә Йосыпованың әнисе.

"Кызым рус телле тәрбия бирә торган балалар бакчасына йөри, ләкин өйдә татарча сөйләшәбез", - диде ул өстәп. Балалар саф татар телендә сөйләшәләр, әзерлек вакытында, бию куйганда өйрәтүчеләр "раз, два", - дип санаганны ошатмыйча, "Без бит татарча сөйләшәбез! Бер, ике", - дип төзәттеләр.

Йомгаклау этабына кадәр барып җиткән 16 бала исемлеге:
Аяз Нурмөхәмәтов (2нче гимназия каршысындагы татар балалар бакчасы), Кәрим Сабитов (366нчы балалар бакчасы), Илназ Хәйруллин (314нче балалар бакчасы), Айдар Әхмәтов (40нчы балалар бакчасы), Андрей Данилов (23нче балалар бакчасы), Данияр Рәхимуллин (396нчы балалар бакчасы), Аслан Миргаязов (54нче балалар бакчасы), Бәхтияр Заппаров (24нче балалар бакчасы);

Әминә Хәмзина (35нче балалар бакчасы), Диләрә Дәүлиева (261нче балалар бакчасы), Мәликә Юнысова (135нче балалар бакчасы), Мәликә Йосыпова (328нче балалар бакчасы), Ясминә Григорьева (31нче балалар бакчасы), Алия Арсланова (105нче балалар бакчасы), Амелия Низамова (134нче балалар бакчасы), Рәйдә Госманова (415нче балалар бакчасы).

Әлеге этапта катнашучы һәр бала велосипед белән бүләкләнде.

Бәхтияр Заппаров, Рәйдә Госманова, Аяз Нурмөхәмәтов, Ясминә Григорьева һәм Мәликә Юнысовага бүләккә “Шаян-ТВ” телеканалында төшү мөмкинлеге бирелде.

“Сабантуй” журналы Алия Арсланованы, “Ялкын” Кәрим Сабитовны һәм “Оста куллар” Андрей Даниловны бушлай язылу белән бүләкләделәр.

“Татар кызчыгы – 2019” бәйгесендә Диләрә Дәүлиева Гран-при отты. “Татар малае – 2019”да Гран-при иясе буларак Аслан Миргаязов билгеләнде.

“Милләтнең нигезе - гаилә, гаиләнең нигезе - хатын һәм балаларны тәрбия кылу. Балаларның сәләтләрен, телләрен үстерү үзебездән генә тора. Хәзер бу бәйгене без бөтен дөнья күләмендә таратабыз, ул инде Россиянең башка төбәкләрендә, мәсәлән, Чиләбе, Мәскәү, Пензада үткәрелә”, - диде бу бәйгене оештырган Кадрия Идрисова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100