Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар Кыш бабае Россиянең 10 иң популяр Кыш бабайлар исемлегенә кергән
Арчаның Яңа Кырлаенда урнашкан Татар Кыш бабае резиденциясе быел да дөньяның төрле җирләреннән кунаклар кабул итәргә әзерләнә.
(Казан,10 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча ТурСтат аналитик агентлыгы Россиянең иң популяр 10 Кыш бабаен ачыклаган. Әле исемлектә туристлар тарафыннан яратып аталган Кыш бабай резиденцияләре теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясе хезмәткәрләре хәбәр иттте.
“Татар Кыш бабае быел да кунаклар кабул итәргә җентекләп әзерләнә, тиздән кар явачак. Быелгы бәйрәм узган еллардан бер дә ким булмаячак. Татар Кыш бабае 2 декабрьдән эшли башлый. Бәйрәм чаралары 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк”, - дип хәбәр иттеләр Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз