news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Кыш бабае Россия Кыш бабаен туган көне белән котлый

18 ноябрьдә Россиянең Кыш бабае туган көнен уздыра, бу көнне Бөек Устюгта 2017 елның беренче Чыршы бәйрәме утлары кабыначак.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татар Кыш бабае Бөек Устюгка юл тотты. Иртәгә анда Россия Кыш бабае үзенең туган көнен билгеләп узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татар Кыш бабае хәбәр итте.

“Татар Кыш бабае балалар янына декабрь аенда гына түгел, ел әйләнәсендә килә, – ди Татар Кыш бабае. – Мин нәни дусларымның хәлләрен ел әйләнәсендә белешеп торам. Аларга күчтәнәчләремне дә ел әйләнәсендә тапшырам. Балалар миңа ел саен хатлар яза, былтыр мәсәлән, 2 меңнән артык  хат алдым. Хатлар Татарстаннан гына түгел, Россия киңлекләреннән, шулай ук чит илләрдән дә бар. Япониядән дә язганнары бар. Һәрберсенең хыялын тормышка ашырырга тырышабыз. Кар Кызы да ярдәм итә, иганәчеләр дә булыша безгә. Хатларның төрлесе бар, замана балалары бүләккә төрледән-төрле әйбер сорый. Сәламәтлек, өйдә тынычлык, әни сорап хат язучылар да бар хәтта”.

Исегезгә төшереп узабыз, 18 ноябрь көнне Бөек Устюг Кыш бабаеның туган көне. Бу көнне 2017 елның беренче бәйрәм чыршысы утлары тантаналы төстә кабыначак. 1 декабрьдә исә, Татар Кыш бабае Якутиядәге коллегасы янында кунак булырга җыена.

Шунысы да игътибарга лаек: Татар Кыш бабае Россиянең 10 иң популяр Кыш бабайлар исемлегенә керде. 2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча ТурСтат аналитик агентлыгы Россиянең иң популяр 10 Кыш бабаен ачыклаган. Әле исемлектә туристлар тарафыннан яратып аталган Кыш бабай резиденцияләре теркәлгән.

Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы кунакларны 2 декабрьдән Казаннан 80 чакрым ераклыкта урнашкан Арчаның Яңа Кырлай авылында кабул итәчәк. Татар Кыш бабае һәм Кар кызы резиденциясендә әкият каһарманнары Шүрәле, Батыр, Убырлы карчык, Шайтан, Аждаха, Алтынчәч һәм бер-берсенә гашыйк Таһир һәм Зөһрә дә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100