news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар КВН лигасының географиясе киңәя: «Әйдә ШаяРТ» фестивалендә 25 команда көч сынашты

Татар КВН лигасының географиясе киңәя: «Әйдә ШаяРТ» фестивалендә 25 команда көч сынашты
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Кичә Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Фестивальдә 25 команда үз көчләрен сынады. Шунысы үзенчәлекле, командалар Татарстан районнарыннан гына түгел, катнашучылар арасында Башкортстан Республикасы, Пенза өлкәсе һәм Самара шәһәреннән дә вәкилләр бар иде.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Әгдиев, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм танылган җырчы, рэпер Шәкүр бәяләде.

Фестиваль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев сәламләде.

«Зур эш башкарасыз. Бүгенге көндә телебезне үстерү, аны таныту, балаларга милли тәрбия бирү - яшьләр кулында. Әлеге юнәлеш безнең телебез һәм милләтебез өчен бик тә мөһим. Татар юморы яшәсен, алга таба да катнашучылар күбрәк булсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Уенның төп бүләге – Гран-прига Саба районыннан «Игенче» командасы лаек булды. Әлеге команда составында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уйный. Җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Уенның гомуми приз фонды – 100 мең сум, калган акчаларны башка җиңүче командалар бүлеште.

«Ел саен уеннарны карап баручы буларак, минем бик мөһим факторны билгеләп үтәсем килә. «Әйдә ШаяРТ» яшәрә – элек сәхнәдә урта буын, хәтта әбиләр дә чыгыш ясый иде, хәзер исә күп командаларның 80 процентын диярлек яшьләр, мәктәп укучылары тәшкил итә. Бу – бик яхшы тенденция, димәк, безнең яшьләр юморга тартыла. Икенче мөһим фактор - төрле һөнәр вәкилләренең катнашуы. Буш вакыт табып, оештырып, җитәкләп алып килгән, шундый мөмкинлек булдырган өчен районнарга рәхмәт», – дип искәртеп узды жюри әгъзасы, журналист, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров.

Катнашучылар арасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар, көрәшчеләр командалары һәм башка һөнәр вәкилләре бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Әгдиев исә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының географиясе елдан-ел киңәюен билгеләп узды.

«Фестивальдә Татарстан командалары гына түгел, башка төбәкләр дә катнаша. Безнең география киңәя, бу, әлбәттә, бик шатлыклы вакыйга. Алга таба катнашучыларыбыз тагын да күбрәк, кызыклырак булсын», – диде ул.

Номинацияләр һәм урыннар исемлеге:

«Фестиваль ачышы» – «Бөркетләр» (Лаеш районы)

«Иң яхшы мәзәк» – «Мәхәббәт» (Чаллы шәһәре)

«Иң яхшы актриса» – «Ащкызлар» (Пенза шәһәре)

«Иң яхшы актер» – «Авара» (Казан энергетика көллияте)

Гран-при – «Игенче» (Саба районы)

1 урын – «Авара» (Казан энергетика көллияте)

2 урын – «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ)

3 урын – «ШоК» командасы

  • «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максаты – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендәге юморны үстерү.
  • Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.
news_right_1
news_right_2
news_bot