news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар КВН лигасының 30 еллыгында чемпионнар кубогы өчен ярыштылар

Татар КВН лигасының 30 еллыгында чемпионнар кубогы өчен ярыштылар
Фото: Илдар Беляев тәкъдим итте

13 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасы 30 еллык туган көнен бәйрәм итте. Юбилей уңаеннан юмор яратучылар чемпионнар кубогы өчен көрәште. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Искәртеп узыйк, татар КВНы Чаллы шәһәрендә башланып киткән. Аны булдыруда Фәридә Таштабанова һәм Ильяс Хәсәнов зур көч куйган.

Кичә сәхнәдә 11 команда чыгыш ясады: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Чаллы шәһәренең 84нче лицее), «Мәхәббәт» (Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясе). Алар арасында инде легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар иде. Командалар Ильс Хәсәнов һәм Фәридә Якуповна кубокларын алу өчен көч сынашты.

Фото: © Илдар Беляев тәкъдим итте

Уенчыларга «ТНВ» каналы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, татар эстрадасы җырчысы Булат Бәйрәмов, «Ямьле» төркеме солисты Вероника Кузнецова, Чаллы дәүләт педагогика университеты каршындагы Индустриаль-педагогика көллияте директоры Рөстәм Хуҗин, беренче татар рэперы Шәкүр бәя бирде.

Нәтиҗәдә, Ильяс Хәсәнов кубогына: «КамПИ» (алтын төсендәге кубок), «Дилүс улы» (аксыл төстәге кубок), «Тәп-тәти» (караңгы төстәге кубок) командалары лаек булды.

Фәридә Якуповна кубогы «Татар лигасының җыелма командасы»на тапшырылды.

Сүз уңаеннан, татар КВНының 30 еллыгы уңаеннан төшерелгән махсус фильм берничә көн элек Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot