news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар КВН Лигасы татарча “Әйдә, ШаяРТ” дип атала башлый

Юмор фестиваленең исемен алыштыру сәбәбен: "КВН – рус аббревиатурасы", - дип аңлатты Татар КНВ Лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев.

Татар КВН Лигасы татарча “Әйдә, ШаяРТ” дип атала башлый
Солтан Исхаков

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Татар КВН лигасының исеме, форматы үзгәрә. Моның сәбәпләрен “Татар-информ” матбугат конференциясендә Татар КВНы “Әйдә, ШаяРТ” лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев сөйләде.

“Татар КВНы Чаллыда туды, 20 ел шунда үтте. 5 ел элек Казанга күчте. Урын алыштыру сыйфатны үстерде. Командалар күбәйде, географиясе зурайды. Һәр проект үсәргә тиеш. Шуңа күрә без үзгәрешләр кертергә булдык. КВН – рус аббревиатурасы. Шуңа без татар КВНын “Әйдә, ШаяРТ” дип атарга булдык. Исеме татарча булгач, төбәкләрдәге татарлар да тартылыр дип уйлыйбыз”, – диде Рамил.

Икенчесе – сезон кагыйдәләре үзгәрә. КВН Лигасы элек фестивальдән башланган булса, хәзер киресенчә, башта командаларны җыеп өйрәтәләр, алар арасыннан яхшыларын сайлап алып, фестивальгә чакыралар. “Үзебез районнарга барабыз. 40 районда татарча КВН оештырдык. 3 көн дәвамында мәзәк язарга, сәхнәдә куярга өйрәттек. Җиңгән командалар Казанга килде”, – дип сөйләде Рамил Әһдиев.

Казанның Г.Кариев театрында 2 июньдә булачак чара телевидение өчен төшереләчәк. Сәхнә кечкенә булу сәбәпле, командалар саны элеккечә 10-20 кешедән түгел, күп дигәндә 5 кешедән торачак.

“Жюри әгъзаларе "5"ле, "2"ле табличкалары тотып утырмаячак. Биш кеше бәя бирәчәк. Аларга елмайган һәм моңсу “смайлик”лы табличка бирелә. Команда чыгыш ясагач, бишесе дә елмайган “смайлик” күтәрсә, ул чирек финалга үтте дигән сүз,” – дип сөйләде Лига җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100