news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар КВН лигасы 30 еллык юбилеен билгеләп узачак

13 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасының туган көне уңаеннан зур уен була. Чара әлеге хәрәкәтнең 30 еллыгына багышлана. Татар КВНы тарихы Чаллы шәһәре белән бәйле. Шул сәбәпле, оештыручылар юбилей уенын да Чаллыда билгеләп узарга ниятләгәннәр.

«Әлеге көнне сәхнәдә 11 команда чыгыш ясаячак: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Чаллы шәһәренең 84 нче лицее), «Мәхәббәт» (Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе). Алар арасында инде легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Юбилей уенында командаларның чыгышына «ТНВ» каналы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, татар эстрадасы җырчысы Булат Бәйрәмов, Чаллы дәүләт педагогика университеты каршындагы Индустриаль-педагогика көллияте директоры Рөстәм Хуҗин, беренче татар рэперы Шәкүр бәя бирәчәк.

«Әлеге кич – дуслар белән очрашу, татар КВНы тарихындагы иң яхшы мизгелләрне искә төшерү һәм татар КВНының зур гаиләсенә килеп кушылу өчен менә дигән сәбәп. Сүз уңаеннан, татар КВНының 30 еллыгы уңаеннан «Татар лигасының 30 еллыгы» дигән махсус фильм да төшерелгән. Аның премьерасы 11 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot