news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар курчаклары Грециядә халыкара күргәзмәдә катнашучыларны елмайткан - РИА Новости

Греклар Татарстанның кайда урнашканлыгы белән бертуктаусыз кызыксынган. Ул шундый илме әллә, дип сораганнар.

 (Казан, 17 август, "Татар-информ"). Грециянең Салоники шәһәрендә бу көннәрдә иң эре халыкара күргәзмәләрнең берсе - TIF үтә. Башкаладан тыш, Россияне күргәзмәдә 3 регион - Татарстан Республикасы, Новосибирск, Ставрополь крае тәкъдим итә, дип яза РИА-Новости. 

Биредә Россиядән "Газпром", "Россия тимер юллары", "Ростех" кебек эре компанияләр белән беррәттән, халык промыселларын тәкъдим итүче предприятиеләр дә катнаша. Күргәзмәдә катнашучылар рус матрешкалары, Хохлома сәнгате, Ырынбур шәлләре, Тубыл бизәкләре, Тула гармуннары белән аеруча кызыксына. Татарстан республикасы стендында ипи-күмәч ризыклары, татлы ризыклар, алкогольле эчемлекләр куелган. Павильон уртасында исә беренче көннәрдә татар бабае һәм аның хатыны сыннары тора иде. "Грекларга курчаклар ошады - аларга карап, барысы да елмайды. Греклар Татарстанның кайда урнашканлыгы белән бертуктаусыз кызыкынды. Ул шундый илме әллә, дип сорадылар", -  дип яза РИА Новости корреспонденты. 

Күргәзмә ачылышында РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович та катнашкан. Аны һәм Греция премьерын Татарстанда җитештерелгән "Ханская" аракысы белән сыйлаганнар. РИА корреспонденты тасвирлаганча, шуннан соң барысы да аракы белән коньякны кайдан алып булуы белән кызыксына башлаган. Татарстанда гына, дигән җавап ишеткәч, бер катнашучы: "Юк, Татарстанга ул коньяк артыннан бару кыйммәткә төшәчәк", - дигән.

Россия павильоны күргәзмәдә иң эре мәйданны биләгән - 1 мең квадрат метр. Илдән барлыгы 50 предприятие катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100