Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар кулинариясе турындагы китап 30нчы İnternational Gourmand Awards премиясендә җиңде
Кулинар язучы һәм телетапшырулар алып баручы Сталик Ханкишиевның «Татарларның җире, җаны һәм ризыгы» китабы Әр-Риядта узган юбилейлы 30нчы İnternational Gourmand Awards премиясендә дөньяның иң яхшы кулинария китабы дип табылды һәм аңа тиешле премия тапшырылды.
ТР Хөкүмәте заказы буенча иҗат ителгән китапта татар милли ашларының үзенчәлекләре, шулай ук аларның милли йолалары чагылдырылган. Проектның кураторы Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева булды.
«Һичшиксез, татар ашларына багышланган басмалар күп, әмма һәрвакыт яңа, үзенчәлекле нәрсә табасы килә. Бу китап республика тормышында нәкъ шундый вакыйга булды», – дип сөйләде Фазлыева.
Китап авторы халыкара конкурста уңышка ирешүне уртак җиңү дип билгеләп үтте. «Минем өчен бу җиңү шулкадәр кыйммәт, чөнки ул бер минеке генә түгел. Бу җиңү – бөтен татар халкыныкы», – диде ул.
Gourmand Awards – кулинария әдәбияты өлкәсендәге иң абруйлы бөтендөнья премиясе, аның өчен ел саен 200дән артык ил вәкилләре көрәшә. Кулинария әдәбияты дөньясында Gourmand Awards тарафыннан танылу кино дөньясында «Оскар»га тиңләштерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз