news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан көрәшчеләре һәм тренерларына Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылган. Бу хакта ТР көрәш федерациясенең телеграм каналында һәм ТР спорт министрлыгы сайтында хәбәр иттеләр.

 

Фото: © ТР спорт министрлыгының матбугат хезмәте

Россиянең спорт министры Олег Матыцинның 15 нче сентябрьдәге 145 нче номерлы боерыгы нигезендә көрәшчеләр Ренас Кәлимуллинга көрәш, Булат Мусинга билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме,  146 нчы номерлы боерыгы нигезендә көрәш тренерлары Илнар Гәрәев белән Ришат Нургалиевка «Россиянең атказанган тренеры» исеме бирелгән иде.

Спорт министрлыгы утырышында көрәшчеләр һәм тренерларга таныклыкны Олег Матыцин шәхсән тапшырган. 

 

Фото: © ТР спорт министрлыгы матбугат үзәге

 

Фото: © ТР спорт министрлыгы матбугат хезмәте

 

news_right_1
news_right_2
news_bot