news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге «Текә татар» проектына татарларны чакыра

Проектның беренче кунагы - җәмәгать эшлеклесе, альпинист, блогер Рөстәм Нәбиев.

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге «Текә татар» проектына татарларны чакыра
Зәринә Заһитова

27 февральдә Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә «Текә татар» проекты кысаларында беренче очрашу узды. Чараның кунагы - җәмәгать эшлеклесе, альпинист, блогер Рөстәм Нәбиев булды. Чыгышның темасы «Авырлыклар аша җиңүгә» дип аталды.

Проект авторы Гөлшат Сафина әйтүенчә, «Текә татар»ның төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. «Бигрәк тә, яшь һәм урта буынны бергә туплау, кызыклы вакыйгалар аша киләчәккә төпле бер юнәлеш алу. Әлеге проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, сөйләшүләр тора», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Очрашулар аена бер тапкыр уздырылачак, видеоязмаларны You Tube хостингындагы каналдан карарга була. Проектка Башкортстанның Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегенең социаль челтәрләре, аның оештыручылары аша эләгеп була. Без күпләребез танылган шәхесләрне җыярга булдык. 30-35 кешене тамашачы буларак чакырабыз. Татар телендә аралашып, кешедә этәргеч тудырасы килә», - диде ул.

Гөлшат Сафина шәхескә карап, проектта төрле темалар күтәреләчәген әйтте. «Күпләр күңел төшенкелегенә бирелеп, эшкә, укуга булган омтылышын югалта. Шундый авыр вакытта гади генә бер сүз, күзгә-күз карап сөйләшү дә бик мөһим була ала. Үткән чара да нәкъ шундый әһәмияткә ия булды. «Каян көч һәм мотивация алырга? - дигән мәсьәләләр күтәрелде. Чакырылган кунак үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып һәр кешенең соравына җавап ишеттерде», - диде ул.

«Мондый очрашулар, проектлар бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр файдалы», - диде Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.

Чарага килүчеләр арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары, «Роксана» радиостанциясе, «Туган тел» телевизион каналы хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100