news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессының Балык Бистәсе җирле вәкиллеге җитәкчесе билгеләнде

Татар конгрессының Балык Бистәсе җирле вәкиллеге җитәкчесе билгеләнде
Фото: https://rsloboda-rt.ru

Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районындагы вәкиллегенең хисап-сайлау утырышы узды. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Утырыш эшендә Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр, иҗтимагый оешма житәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, дин вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында мәгариф һәм татар мәдәниятенә, теленә ярдәм инициативаларына кагылышлы төрле мәсьәләләр турында фикер алышу булды.

Утырышта катнашучыларга вәкиллекнең җитәкчесе Ильвера Касыймова тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап тапшырылды, киләчәккә планнар билгеләнде. Шулай ук вәкиллекнең яңа составы төзелде. Татар конгрессының Балык Бистәсендәге җирле вәкиллеге җитәкчесе итеп Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100