news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Тукай премиясе тирәсендәге ыгы-зыгыны шелтәләде

Алик Локманов Тукай премиясен билгеләгәндә Башкортстанда иҗат итүче татарларга игътибар җитмәүгә ишарәләде.

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Тукай премиясе тирәсендәге ыгы-зыгыны шелтәләде
Султан Исхаков

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов Башкортстанда иҗат итүче татар язучыларына Тукай премиясенә дәгъваларга кирәкми дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Татар-информ” журналистының “Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең Башкортстанда эшләүче татар иҗат әһелләренә бирелгәне юк, бу сезне үпкәләтмиме?” дигән соравына Алик Локманов: “Сездә үпкәләшкә кешеләрегез җитәрлек”, диде.

Алик Локманов Тукай премиясен билгеләгәндә Башкортстанда иҗат итүче татарларга игътибар җитмәүгә ишарәләде. “Мин татар язучысы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов исән булган чакта, аның документларын өч мәртәбә китердем. Әмма аның кандидатурасын Тукай бүләгенә үткәрмәделәр”, - диде конгресс вәкиле.

Алик Локманов Тукай премиясен дәгъвалау белән бәйле вазгыятькә дә бәя бирде. “Тукай премиясе тирәсендә шулхәтле ыгы-зыгы, кирәкмәгән ямьсез күренешләр, бу безне бер дә куандырмый”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot