news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге Җиңү бәйрәменә багышланган бәйге игълан итә

Бәйгедә катнашу өчен Башкортстанда туып-үскән шагыйрьләрнең сугыш турындагы әсәрләрен укып видеога төшерергә кирәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шигъри бәйге игълан итә. Бу турыда Татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елның 5 маена кадәр Башкортстанда туып-үскән шагыйрьләрнең сугыш турындагы әсәрләрен укып һәм видеога төшереп, predvktrb@gmail.com электрон адресына, яки 8986 960 04 08 номерындагы WhatsАррка юллагыз.

Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлавыгыз сорала. Видеолар @vkt_v_rb инстаграм битенә (#Җиңү75Башкортстан хештегы белән), ютуб каналына куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100