news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы вәкиле Перуда Россия ватандашлары оешмалары конференциясендә катнаша

Татар конгрессы вәкиле Перуда Россия ватандашлары оешмалары конференциясендә катнаша
Фото: https://tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

28-29 сентябрьдә Перуда Америка, Яңа Зеландия һәм Австралиядәге Россия ватандашлары оешмаларының XV региональ конференциясе уза. Әлеге чарада Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация катнаша.

Конференциядә катнашучыларны Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко, Россия Тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаментының баш киңәшчесе Татьяна Митина, РФ Федерация Советы әгъзасы Елена Афанасьева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Сәламләү сүзендә Данис Шакиров катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы исеменнән һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде. Ул һәркемгә уңышлар һәм конференциянең конструктив эшен теләде.

Үз чыгышында Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы проектлары, чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү турында сөйләде. Шулай ук «Туган батыр» проекты турында доклад белән проект җитәкчесе Радик Абдрахманов чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100