news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы танылган гармунчы Ринат Мөхетдиновка үзенчәлекле гармун бүләк итте

Танылган гармунчы, бик күп конкурсларның Гран-при иясе, Россиядәге иң яхшы 10 гармунчы исемлегенә кергән Ринат Мөхетдинов Бөтендөнья татар конгрессының бүләге – үзенчәлекле гармунга лаек булды. Бүләкне аңа Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза.

Гармун бик үзенчәлекле тавышка ия. Аны ясау өчен генә дә 5 айга якын вакыт кирәк. Ринат Мөхетдинов мондый бүләккә ия булуына шатлануын яшерми.

«Бу уен коралы хәтта төшкә дә керми торган зур бүләк. Мин Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессына хөрмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – ди гармунчы.

Данис Шакиров Ринат Мөхетдиновка киләчәктә дә милли чараларыбызда, «Уйнагыз, гармуннар» фестивальләрендә актив булып калуын һәм иҗади уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100