Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар конгрессы Саттаровның федераль эзләүдә булуын иҗтимагый эше белән бәйләми
Россия Тикшерү комитетының Калмыкиядәге идарәсе сайтында Төмән татарлары лидеры Нурулла Саттаровның федераль эзләүгә бирелүе турында хәбәр ителә.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия төбәкләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев Төмәндәге татар конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаровның федераль эзләүгә бирелүе турында хәбәрдар булмавын әйтте, әмма Саттаровның татар иҗтимагый хәрәкәтенә керткән өлеше зур булуын билгеләп үтте. Бу хакта ул "Татар-информ"га сөйләде.
- Россия Тикшерү комитетының Калмыкиядәге идарәсе сайтында Нурулла Саттаровның федераль эзләүгә бирелүе турында хәбәр ителә. Ул вазифаи затка аеруча зур күләмдә ришвәт бирүдә шикләнелә.
Нурулла Саттаровның эшмәкәр, Төмән татарлары конгрессы җитәкчесе булуы билгеле.
Марс Тукаев бу вакыйганың Нурулла Саттаровның иҗтимагый эшчәнлеге белән бәйләми. "Мин аның эшмәкәрлеге турында хәбәрдар түгел. Ә иҗтимагый эшчәнлеген югары бәялим. Химаяче, татар чараларына матди ярдәм күрсәтүче буларак аның милләткә ярдәме бик зур", - диде ул.
"Алар эшмәкәр Ринат Насыйров белән "Себер йолдызы", "Татар егете" бәйгеләрен башлап җибәрделәр. Ул чараларга яшьләрне җәлеп итү өчен, төп бүләк итеп хәтта автомобильләр куйганнары булды. Шулай ук "Түгәрәк уен" фольклор фестивален ел саен куәтле итеп үткәрүгә зур көч куйдылар", - диде Тукаев.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия төбәкләре белән эшләү буенча урынбасары Саттаровның 2013 елда Төмәндә федераль Сабан туен үткәрүгә керткән матди ярдәмен дә билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз