news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасын 30 еллык юбилее белән котлый

Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 130 меңнән артык татар яши.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсендә чыга торган «Бердәмлек» газетасын 30 еллык юбилее белән котлый. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хөрмәтле Эльмира Мөгамәр кызы, кадерле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 130 меңнән артык милләттәшебез яши. Шуңа күрә күрше республикада нәшер ителгән һәрбер басма өчен без чын күңелдән шатланабыз. Аеруча сезнең газетагыз кебек өч дистә ел тарихы булган басма милләттәшләребез өчен рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Самара өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кадерле «Бердәмлек» газетасы коллективы! Сезнең барыгызга да саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез», диелә котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100