news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар конгрессы призына гер спорты буенча Бөтенроссия турниры узды

25 майда Казан шәһәренең Идел буе районы 6нчы номерлы гимназиясендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Гыйләҗев истәлегенә багышланган гер спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм тынычлык елы» кысаларында уздырылды.

Ярышларда 80нән артык спортчы катнашты. Киров өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан, Татарстан Республикасы районнарыннан татар яшьләре үзләренең җыелма командалары белән чыгыш ясадылар.

Барлык призерларга һәм җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot