news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы оештырган «Оста куллар-2023» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында «Оста куллар-2023» конкурсын оештырды. Бәйге старт 15 февральдән 8 мартка кадәр «Алтын куллы хатын-кыз» һәм « Аш-су остасы» номинацияләре буенча булды. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан эшләр килде.

Игътибарга лаек эшләр бик күп булу сәбәпле, катнашучылар арасында урыннар саны арттырылды. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын бирергә дигән карар да кабул ителде. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүләкләү тантанасының вакыты аерым хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Алтын куллы хатын-кыз» номинациясендә:

I нче урын – Гөлназ Абдуллина (Башкортстан)

Эльвира Губаева (Свердловск өлкәсе)

Лилия Вафина (Саба)

II нче урын – Алия Фаздалова (Арча)

Флария Акжичетова (Свердловск өлкәсе)

Гүзәл Габидуллина (Кукмара)

Ләйлә Галимова ( Актаныш)

III нче урын – Фәния Вафина (Әлмәт)

Нурия Хәбибуллина (Кыргызстан)

Зөлфирә Мөхәммәдиева (Казан)

Альбина Насретдинова (Чаллы)

« Аш-су остасы» номинациясендә:

I нче урын – Роза Шәйхетдинова (Арча)

Сәвия Сафина (Кукмара)

II нче урын – Регина Гыйззәтуллина (Лениногорск)

Гөлүсә Фазылҗанова (Биектау)

III нче урын – Гөлфия Бабшанова (Төмән өлкәсе)

Аида Закирова (Пермь крае)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

Гөлчәчәк Гыйззәтуллина (Питрәч)

Гөлфирә Гыймадиева (Балык Бистәсе)

Нурия Бәхтәгәрәева ( Мөслим)

Гөлназ Шәйхетдинова (Апас)

Гүзәлия Гарипова (Сарман)

Ләйсәния Гәрәева (Минзәлә)

Инзилә Хафизова (Апас)

Ләлә Гыйльметдинова (Балтач)

Альбина Сафиуллина (Самара өлкәсе)

Эльмира Ястребова (Пермь крае)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100