news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар конгрессы оештырган «Милли бәйрәмебез – Сабантуй 2025» конкурсына нәтиҗә ясалган

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган иҗади бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар активлык күрсәткән. Бәйгегә Мәскәү, Удмуртия, Марий Эл, Төмән өлкәсе, Әстерхан, Чиләбе, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан эшләр кабул ителгән. Катнашучылар үз төбәкләрендәге Сабантуй бәйрәменең үзенчәлекләрен тасвирлап, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган иҗади материаллар тәкъдим иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнгән:

I урын – Эльмира Нигъмәтҗанова ( Удмуртия Республикасы)

II урын – Гүзәл Илкәева (Пермь крае)

III урын – Әлфирә Нәҗметдинова, Рәшит Хәйбрахманов (Марий Эл Республикасы)

«Милли бәйрәмебезгә битараф булмаганыгыз, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлешегез өчен зур рәхмәт! Бергә булыйк, бердәм булыйк, милли мирасны саклап калып, киләчәк буыннарга тапшырыйк!» – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot