Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар конгрессы милләттәшләребезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлый
Татар конгрессы милләттәшләребезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлый
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ») Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты барлык милләттәшләребезне дә бәйрәм белән котлап мондый сүзләр җиткерә: «Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Корбан гаете һәм Яңа ел белән котлыйбыз.
Сезгә һәм барлык мөселман татар халкына Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, күңел сафлыгы, бәхетле вә бәрәкәтле тормышлар бирсен.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Иншаллаһ, алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен, бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын.
Үзегезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, озын гомер насыйп булсын.
Корбан гаете, яңа еллар мөбарәк булсын!», - диелә әлеге котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз