news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы Мәхмүт Гәрәевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы иде.

Татар конгрессы Мәхмүт Гәрәевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
tatar-congress.org

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 96 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, профессор, тарих һәм хәрби фәннәр докторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Мәхмүт Гәрәев бакыйлыкка күчте. Конгресс мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татар конгрессының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бөтендөнья татар конгрессының Мәхмүт Гәрәев белән дуслыгы конгресс төзелгән көннән, төгәлрәк булсак, Мәхмүт Әхмәт улы 1992 елның 19 июнендә Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының 1нче съезды делегаты иде. Шул көннән башлап, ул даими рәвештә конгрессның съезларында катнашты.

Шуны да әйтергә кирәк, хәрби эшчәнлектән тыш ул фәнни һәм публицистик иҗат белән дә шөгыльлләнде. Аның 250дән артык мәкаләсе бар. 2017 елның март аенда ул Казанда узган Беренче Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында да катнашып чыгыш ясаган иде.

2017 елның августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды вакытында Мәхмүт Гәрәевка дәүләт бүләге — «Дуслык» орденын тапшырды. Шушы ук елны Мәхмүт Әхмәт улы Милли шура әгъзасы булып та сайланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы, Мәхмүт Гәрәев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100