Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар конгрессы кунаклары - Балтач җирлегендә
Кунакларны каршы алу мәдәният үзәге каршында узды, делегатларга җырлы-биюле чыгышлар, ипи-тоз, чәкчәк тәкъдим ителде.
(Балтач, 5 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлзидә Газизуллина). Бүген Татар конгрессы кунаклары Балтачка килде, дип яза җирле басма.
"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге делегацияне район башлыгы Рамил Нотфуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды.
Кунакларны каршы алу мәдәният үзәге каршында узды, делегатларга җырлы-биюле чыгышлар, ипи-тоз, чәк-әк тәкъдим ителде. Аннан соң делегатлар, ике төркемгә бүленеп, район буенча сәяхәткә кузгалды. Беренчеләре - район үзәк мәчетенә, икенчеләре Чепьяның "Халыклар дуслыгы" музеена юл алды.
Алар районның истәлекле урыннарына һәм социаль объектларына сәяхәт кыла. Чираттагы тукталыш Балтач үзәк мәчетендә булды. Кунакларны имам-хатыйб Рамил Бикбаев каршы алды. Мәчет, яңа төзелгән мәдрәсә белән таныштырды, райондагы дини эшчәнлек хакында сөйләде.
Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды Казанда 2-6 август көннәрендә уза. Корылтайның пленар утырышы 3 августта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үтте. Кичә делегатлар өчен күргәзмәләр һәм Казан буенча экскурсияләр оештырылды. Бүген кунаклар республикабыз районнары белән таныша.
Сүз уңаеннан, съезд эшендә 1 меңнән артык кеше катнаша. Алар Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм ерак һәм якын чит илләрдән килгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз