news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зиратына экскурсия үткәрде

Борынгы бистәдә туристик комплекс ясау фикере яңгырады.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зиратына экскурсия үткәрде
Энҗе Габдуллина

Бишбалта – борынгы татар бистәсе, тарихи урын. Бистәнең әһәмиятенә игътибар җәлеп итү өчен Ачык университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зираты буенча экскурсия оештырды. 

Экскурсияне тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов һәм Казанны өйрәнүче, журналист Рәдиф Кашапов алып барды. 

Бишбалта бистәсе буйлап экскурсия Столяров исемендәге парктан башланды. Алга таба экскурсия маршруты Бишбалта осталары һәйкәле, «Серп и молот» заводы, Бишбалта мәчете, 15 нче татар гимназиясе, Балыкчы яки Тиволи бакчасы, Шамил Тарпищевның теннис академиясе, 2 нче Бишбалта һәйкәле, Алафузовлар мирасы, Бишбалта бистәсе урамнары һәм тарихи мәчет урыны, Бишбалта зираты, Идел буе буйлап сузылган иде.

Бишбалта бистәсе Хәсән Туфан, Һади Такташ, Гадел Кутуй исемнәре белән дә билгеле. Биредә шулай ук Сара Садыйкованың бабасының йорты да сакланган.

Бишбалта бистәсендә тарихи-туристик комплекс ясау кирәклеген журналист Ленар Гобәйдуллин белдерде. «Башка кешеләргә, татарның үзенә күрсәтер өчен тарихи комплекс булдырырга кирәк.  Музей эшләп куярга, мәчетләргә истәлек такталары куярга, туристик маршрутка кертергә була», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100