news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды

Татар конгрессы Арча педагогия көллияте студентларына махсус стипендияләр тапшырды
https://tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең иң актив һәм талантлы студентларына Бөтендөнья татар конгрессының исемле стипендияләрен тапшырды.

Стипендияләргә чыгарылыш курс студентлары Ландыш Сәйфуллина, Гөлия Ризванова, Ренал Усманов һәм өченче курс студентлары Илназ Абзалов, Рәзил Шәрифуллин, Әмир Халиуллин, Булат Ситтиков лаек булды, дип хәбәр итә Конгрессның матбугат хезмәте.

2014 елдан башлап, һәр ел саен Арча педагогия көллиятенең талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән, район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан махсус стипендия бирелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100