news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар композиторы Шамил Тимербулатовка багышланган беренче китап дөнья күрде

Ике мең тиражлы китапны әзерләүгә биш ел вакыт сарыф ителгән.

Татар композиторы Шамил Тимербулатовка багышланган беренче китап дөнья күрде
Гульнара Беляева

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар композиторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Тимербулатовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган беренче китап чыккан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Беляева хәбәр итте.

“Китапта Шамил Тимербулатов турында Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дуслары, туганнары тарафыннан әйтелгән хатирәләр урын алган. Шулай ук аның турында утыздан артык газета һәм журналда чыккан мәкаләләр бар”, - диде ул.

Китапның өченче өлешендәге махсус кушымтада композиторның кайбер әсәрләреннән өзекләр китерелгән. “Туплауга һәм әзерләүгә биш ел сарыф ителде. Китапны язу идеясе аның вафатыннан соң туды. Китапның тиражы – 2000 данә. Татарстан китап нәшриятына рәхмәтлемен”, - дип сөйләде Гөлнара Беляева.

“Шамил Тимербулатов кырык еллык иҗат дәверендә Татарстанның академик музыкасының тарихын бизәгән милли иҗатның шедеврларын тудырды. Татар музыкасында “Минем Казаным” дип исемләнгән эстрада-симфоник оркестр катнашында фортепиано өчен Концерт – татар музыкасында тәүге күренеш”, - диде ул.

  • Шамил Тимербулатов 1950 нче елның 25 нче сентябрендә Казанда туган. 1978 нче елда А.Б.Луппов һәм Н.Г.Җиһанов композицияләре классы буенча Казан консерваториясен тәмамлаган.
  • 1965-1974 нче елларда – Казанның үзешчән сәнгать коллективларында аккомпаниатор. 1974 нче елдан – Казанда музыка училищесы укытучысы, 1979 нчы елдан - Казан консерваториясендә һәм П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә укытучы.
  • Аның эшләре арасында хор һәм симфония оркестры өчен хезмәтләр - “Ана” («Мать») кантатасы (М.Җәлил сүзләре, 1975), симфоник оркестры өчен - симфония (1978); фортепиано һәм оркестр өчен «Концертино» (1973) һ.б. бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100