news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинга 91 яшь тулды

Аның «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры Илһам Шакиров башкаруында танылды.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинга 91 яшь тулды.

Музыкантка Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән истәлекле билге тапшырылды. Дәүләт бүләген Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин бирде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Хәбибуллин илледән артык шигырьгә көй язган шәхес. Бу җырларны Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек җырчылар башкарды.

Илһам Шакиров башкаруында танылган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры Сәйяр Хәбибуллинның визит карточкасына әйләнде. Җыр нәкъ менә шушы артист башкаруында автор теләгәнчә яңгыраган.

Хәбибулин бу романтик җырын хатыны Сания ханымга багышлаган, ул аның белән 64 ел бергә гомер кичерә. «Минем бөтен тормышым — музыкада», — дип аңлата үзенең тормыш юлын композитор.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100