news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар композиторы Рафаил Бакировка Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырды

Татарстан Президенты Магнитогорскида яшәүче татарлар белән аралашты.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Магнитогорскида яшәүче танылган татар композиторы, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзенә ия булган. Бу хакта аның улы, музыкант Ренат Бакиров хәбәр итә.

Рафаил Бакиров Рәхмәт сүзен Республика башлыгы Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән очрашу вакытында тапшырган. Әлеге очрашу кичә Рөстәм Миңнехановның Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында үтте.

“Әтиемне заманында Минтимер Шәймиев тә тәбрикләгән иде. Хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән бергәләп рәхмәт сүзләрен җиткерде. Горурланам”, - дип язган улы Ренат Бакиров социаль челтәрдәге битендә.

“Президент белән очрашуга әти белән әнине чакырдылар. Ә аларның оныгы Илина Канбекова Президентны чәкчәк белән каршылады. Ул Магнитогорскидагы татар оешмасының актив әгъзасы”, - ди Ренат Бакиров.

Рафаил Бакиров – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, музыкант, педагог. Татар эстрадасын сөючеләр аның Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Гафу ит, иркәм!” җырын белә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot