news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды
tatar-congress.org

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

"Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Наилә Фәрит кызы Яруллина вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели", - диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot