Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар әкиятләренә нигезләнгән “Водяная” фильмы Россиянең 54 шәһәрендә күрсәтеләчәк
Фильм Россия прокатына 14 мартта чыгачак.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан киносы беренче тапкыр Россия һәм халыкара прокатка чыга. Кинорежиссер һәм кинопродюсер Алексей Барыкинның татар әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән “Су анасы” фильмы Россиянең 54 шәһәрендә күрсәтеләчәк. Бүген фильм журналистларга күрсәтелде.
“Фильм 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк. Безнең фильмнарның андый прокаты булганы юк иде әле. Мин Мәскәү кинокомпанияләре Татарстанда төшергән фильмнар турында сүз алып бармыйм. “Водяная” – Татарстан кешеләре төшереп, Россия һәм халыкара прокатка чыгучы беренче фильм”, - диде Алексей Барыкин журналистларга.
“Водяная” фильмы Казахстанда 7 мартта прокатка чыккан. Алексей Барыкин әйтүенчә, ул күпмедер җыемга да ия булган. 14 марттан фильмны бөтен кинотеатрларда да карап булачак. Ул Казанның коммерциячел кинотетарларында да, “Татаркино” системасы аша да күрсәтелә.
Фильмда Казан яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Шакирҗанова, Камал театры актерлары Илдус Габдрахманов, Фәнис Җиһаншин һәм хәзер Мәскәүдә яшәүче татар актрисасы Нәфисә Хәйруллина катнаша.
Сюжет буенча Мәскәүдә яшәүче Алсу улы белән кызын туган авылына – Олы Ачасыр авылына алып кайта. Авылдагы беренче төнне үк аны Су анасы урлап китә. Балалар әниләрен эзләргә керешәләр, алар җеп очын татар әкиятләре аша табалар.
Алексей Барыкин журналистлардан фильмның кызыгын югалтмау өчен эчтәлеген һәм финалны язмауны сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз