news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әкиятләре геройлары бәйрәмгә чакыра

22 декабрьдә Татарстанның Милли музее “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән яңа ел күргәзмәсенә чакыра

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). 22 декабрьдә Татарстанның Милли музее “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән яңа ел күргәзмәсенә чакыра. Музейда мәктәп каникуллары вакытында шундый бәйрәм экспозициясен үткәрү матур традициягә әйләнде.
Билгеле булганча, Яңа ел – балалар һәм өлкәннәр ярата торган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Күргәзмәдә илебездә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең тарихытурында мәгълүмат урнаштырылачак. Кунакларны халык әкиятләренә сәяхәт, яраткан әкият геройлары – Камыр-батыр, Емеля, Щелкунчик һәм Шүрәле, Морозко һәм Кар патшабикәсе белән очрашу көтә. Балаларны һәм ата-аналарны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алачак. Нәниләр өчен “Кыш бабай остаханәсе” ачыла. Анда алар чыршы уенчыкларын, төсле кәгазьдән кызыклы сувенирлар ясап карый алачак. Бәйрәм 15 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Милли музееның матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100