news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша
Рамиль Гали/архив

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда ясалган "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы фестивалендә катнаша. Фестивальнең программасы аның рәсми сайтында урын алган.

Анимация фестивале 13 - 19 март көннәрендә үтә.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмының режиссеры Елена Ермолина, продюсеры – Светлана Бохараева. Мультфильм геройлары текстларын Камал театры артисты Илдус Габдрахманов укыган.

Фильм Милли бәйге номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, фестиваль лауреаты булды.

"Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмы Россия Мәдәният министрлыгыннан алынган 2 миллион сум субсидия хисабына төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100