Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китаплары арасында зәвыксызлары бихисап – Ринат Мөхәммәдиев
Зәвыксыз китаплар укучының татар әдәбиятына, танылган язучыларга карата ышанычын юкка чыгара, дип саный язучы.
(Казан, 20 март, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев “Татарстан-яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында бүгенге татар китапларына карата фикерен җиткерде.
“Хәзер китапны теләсә-кем, теләсә-кайда бастыра ала. Бу татарча китапларның санын арттыра, билгеле. Зәвык дигән нәрсә исә, кызганычка каршы, югалып бара. Нәтиҗәдә, укучыбыз рифма булмаган, ни эләксә, шул язылган шигырь китабын алып укый да, “Әй, бу татар язучылары бигрәк беткән инде”, – дип китапны алып ыргыта. Шул рәвешле, аның хәзерге язучыларга гына түгел, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Нәби Дәүли, Илдар Юзеев, Зөлфәт кебек шәхесләргә булган ихтирамы да кими. Бу проблеманың менә шушы ягы куркыныч, – дип белдерде танылган язучы.
“Әлбәттә, мин ниндидер цензура булырга тиеш дип санамыйм. Ләкин җәмгыятьтә зәвык белән бәйле критерийларны югалтырга ярамый. Бу турыда уйланырга кирәк”, – ди Ринат Мөхәммәдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз