news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китап нәшрияты иң яхшы басмаларын Мәскәүдәге күргәзмәдә тәкъдим итә

Күргәзмәдә татар классикларының әдәби әсәрләре, тарихи әдәбият, сүзлекләр, китап-альбомнар, юл күрсәткечләр һ.б. куела.

Татар китап нәшрияты иң яхшы басмаларын Мәскәүдәге күргәзмәдә тәкъдим итә
Татар китап нәшрияты

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ").Татарстан китап нәшрияты 5 - 9 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Non/fiction № Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә өченче мәртәбә катнаша («Регионы России» стенды, Е-29). Биредә нәшриятның 300 китабы куелган. Алар арасында татар классикларының әдәби әсәрләре, тарихи әдәбият, сүзлекләр, китап-альбомнар, юл күрсәткечләр бар. Бу турыда нәшриятнең матбугат үзәге хәбәр итте.

Ярминкәне Россия Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Биредә нәшрият эшенә бәйләнеше булган 331 оешма катнаша.

Алар арасында 29 илдән: Австрия, Беларусь, Болгария, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Греция, Дания, Израиль, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Мексика, Нидерланд, Норвегия, Польша, Россия, АКШ, Тайвань, Украина, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония һәм Япониядән дә вәкилләр бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot