news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китап нәшрияте басмасы "Идел дулкыны-2016" фестивалендә җиңгән

Саратовның театр мәйданында Татар китап нәшриятенең төрле юнәлештәне 200 дән артык китабы тәкъдим ителгән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татар китап нәшрияты басмасы "Идел дулкыны-2016" - «Волжская волна-2016» II Халыкара китап ярминкә-фестивалендә катнашкан. Быел биредә Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Казахстан, Украина һәм Белоруссиядән 100 дән артык экспонент катнашкан. Милли нәшриятларны Татар китап нәшрияты һәм Чечня китап нәшрияты тәкъдим иткән.

Саратовның театр мәйданында Татар китап нәшриятенең төрле юнәлештәге 200 дән артык китабы тәкъдим ителгән. Фестиваль кысаларында Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин төбәкнең Татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Камил Аблязов белән очрашкан, алар татар әдәбиятын Татарстаннан читтә этәрү турында фикер алышкан, Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев белән халыкара, Россия һәм төбәк күргәзмә-ярминкәләрендә катнашуы турында сөйләшүләр алып барган. Шулай ук "Россия почтасы" ФДУП филиалы Саратов өлкәсе идарәсе директоры Булат Әхмәтҗанов белән китаплар җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышканнар.

Саратов татар гимназиясендә нәшрият дәреслекләр һәм балалар әдәбияты өлкәсендә үз эшчәнлеген тәкъдим иткән. Идел дулкыны-2016" - «Волжская волна-2016» II Халыкара китап ярминкә-фестиваленндә «Старая Казань в творчестве поэтов и художников» китабы "Туган якны өйрәнү. Мәдәният һәм сәнгать" номинациясендә җиңүче дип игълан ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100