news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында медицина тарихына багышланган татарча экскурсия үтте

«Медицина юнәлешендә белем алган студентлар, шул өлкәдә эшләүче кешеләр өчен бу экскурсия өстәмә аралашу мөмкинлеге», — диде Айдар Шәйхин.

Татар китабы йортында медицина тарихына багышланган татарча экскурсия үтте
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йортында беренче тапкыр татар телендә медицина тарихына багышланган экскурсия тәкъдим иттеләр.

«Татар китабы йорты өчен бу гадәти экскурсия түгел. Бина, экспозицияләр медицина темасы белән бәйләнештә түгел кебек. Икенче яктан, без татар китабының тарихын өйрәнәбез, шул исәптән, медицина әдәбиятын да. Безнең бинада Шәриф Камал яшәгән. Ә аның бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиев нәселенең берничә буыны үзләрен медицина өлкәсенә багышлаган», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Айның әйтүенчә, алар игътибарны татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруга юнәлтә, шуңа күрә медицина юнәлешендә белем алган студентлар, шул өлкәдә эшләүче кешеләр өчен бу экскурсия өстәмә аралашу мөмкинлеге, лексиканы баету чарасы булып тора. «Без йөз процент белгечләр түгел, безгә килгән кунаклардан фикерләр, яңа экспонатлар, китаплар, сүзлекләр һ.б. көтеп калабыз», — диде директор.

Экскурсияне Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова уздырды. Мисал өчен, ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре сюжетын китерде. «Анда Коръән сүрәләре бар. Әсәрне укыганда без медицина процедуралары белән дә танышабыз. Мәсәлән, Зөләйха Йосыфка үлеп гашыйк була. Мәхәббәттән исереп, бөтен җирдә Йосыф исемен күрә башлый. Табиблар аны кан чыгарып дәвалый», — диде.

Ул тагын бер ядкяр — Таҗетдин Болгариның «Әт-Тиръякъ әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») кулъязмасын мисал буларак китерде. «Ул дарулар рецептлары язылган китап, күбрәк фармакология өлкәсенә карый. Хәзерге вакытта Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана. 1996 елда Минтимер Шәймиевның Иранга сәфәре вакытында әлеге җыентыкны КФУга бүләк иттеләр», — диде ул.

«Зәхмәтләрдән саклану өчен, кешеләр китап эчләренә бөтиләр тагып йөргән. Мәсәлән, берничә китапта чәй, фольга кәгазенә язылган бөти табылды. Бөтиләргә Коръән сүрәләреннән аятьләр язганнар. Кеше тәнендәге органнар — каш, тән, керфек — барысы да тән әгъзаларының матурлыгын чагылдыру өчен өстәмә сурәтләү чарасы булып тора. Арттыру мәгънәсендә дә кулланылган», — ди Нурия Мифтахетдинова.

XIX гасырда Казанда китап нәшер итү эше башлангыч, табиб Федор Волковның «Чәчәк салу турында» татар телендә беренче медицина китабы чыгуын да әйттеләр. «Ул 1811 елда басылып чыга. Фёдор әфәнде, табиб буларак, солдатларга ярдәм итү йөзеннән, китапны үз хисабына нәшер итә. Китапны татар теленә Исхак Хәлфин тәрҗемә итә», — диде.

«Чәчәк (оспа) — илебездә елга 400дән артык кешенең үлеменә сәбәпче булган авыру, эпидемия. Бу авырудан вакцинаны Эдвард Дженнер уйлап таба. Россиядә беренче вакцинацияне Екатерина II ясата. Бу вакыйга 1768 елның 23 октябрендә була. Шул ук вакытта 1892 елда татар телендә Вафа (холера) авыруына саклану турында күрсәтмә нәшер ителә. Анда гигиена таләпләре аңлатыла», — диде ул.

Экскурсиягә лаеклы ялдагы табиб-шагыйрь Ринат Маннанов, русча-татарча медицина сүзлеген төзегән Зиннур Закиров һәм Шәриф Камалның туганы — Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиевның оныгы, лаеклы ялдагы педиатр Ләйлә Шакирова та килгән иде. Кунакларга Шәриф Камал яшәгән йортта торган Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән Любовь Шаридинаның язмасын да тыңлаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100